«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән басмаларга язылучылар арасында берничә ел инде бәйге үткәрелеп килә. Яңа басылган гәҗит-журналларның "тәмен" белгән, һәр яңалыкны вакытында укып барган райондашларыбыз да әлеге акциядә актив катнашалар.
Узган елгы бәйге җиңүчеләрен искә төшерсәк, "Татмедиа" җәмгыяте бүләкләре районыбыздан өч мөгаллимәгә тапшырылган иде. Быелның икенче яртыеллыгында игълан ителгән акциядә дә ун райондашыбыз катнашкан һәм алар арасында икәү зур отышка ия булган. Бу көннәрдә газетабызның баш мөхәррире Вазыйх Фатыйхов җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырып кайтты.
-Ел саен республика матбугатына язылып килсәм дә, мондый бәйгеләрдә катнашканым юк иде,-ди Күгәрчен мәктәбе укытучысы Фәния Солтанова. -"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын эшемдә ярдәмче буларак алдырам, ә "Авыл офыклары" район газетасын гаиләбез белән яратып укыйбыз. Аның аша райондагы һәр яңалыкны белеп торабыз.Бу юлы тәвәккәллисе булдым, барысының да квитанцияләрен җыйнап "Татмедиа" җәмгыятенә юлладым. Менә бәхет диген, шушындый күркәм бүләккә дә ия булдым,-ди ул бүләк-юрганны кулына алып.
Укытучыларның басма матбугатка язылуларына бер карасаң гаҗәпләнерлек тә түгел. Һәр яңалыктан хәбәрдар булу, аны сыйныфтан тыш сәгатьләрдә укучыларга җиткереп тору алар өчен бик кирәкле мәгълүмати чараларның берсе.
-Үземне белә-белгәннән бирле өйдә гәҗитләрне күп алдырдык. Мөгаллимәлек итә башлавыма да күп еллар. Ул вакыт аралыгында матбугатның да офыклары киңәйде. "Казан утлары", "Мәгариф", "Ялкын" журналлары, "Авыл офыклары", "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга" газеталарына өстәп, хәзер "Көмеш кыңгырау", Гаилә һәм мәктәп"ләргә дә язылам. Барысы да кирәк, һәммәсе дә үзенчәлекле яңалыклар белән баетыла,-ди инде берничә ел рәттән бәйге отышларына ия булган Тәнзилә Закирова. Җиңүчебез бу юлы да "Татмедиа" җәмгыятенең махсус бүләгенә лаек булды. Ул быел 4954 сумлык республика матбугатына язылган. Республика буенча иң югары күрсәткечле сан бу!
Әнә шулай рухи байлыкны өстен күреп, басма матбугатны үз иткән укучыларыбыз күп безнең. Без һәрбер әбунәчегә тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм бүгенге җиңүчеләребезне янәдән бер котлыйбыз.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев