Балык Бистәсе районының бер авылында бер генә кеше яши
Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда,2016 ел йомгаклары буенча барысы 10330 йорт исәпкә алынган.
Иң эре авыл җирлекләре булып Котлы Бөкәш(690 йорт), Күгәрчен((450), Биектау( 438) тора. Балык Бистәсе поселогында йортлар саны 2941 гә җиткән. Поселок, нигездә, яңа бүленгән җирләрдәге төзелеш хисабына үсә. Йортлар саныннан караганда иң кечкенә җирлек-Олы Солтан. Иң кечкенә авыллар исә- Николаевка, Кәдрәк Наумовка,. Аларда бүгенге көндә 1( Николаевка),3(Кәдрәк),4(Наумовка) кеше яши.Аларның да кайберләре җәйге айларда гына авылга кайтып торалар. Ә Кызыл яр ( Красный Яр) җирлегендә Сафиуллиннар гаиләсе инде дистә еллар дәвамында берүзләре генә яшиләр. Электр утын җил тегермәненнән алалар.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев