Балык Бистәсе районыннан 7 укучыбыз телевизор оту өчен исемлеккә керде
Җәмгыять

Балык Бистәсе районыннан 7 укучыбыз телевизор оту өчен исемлеккә керде

17 февраль көнне "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак.

Төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак.

Телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле инде. 214 әбунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар, квитанция юллаган райондашларыбыз:

Эльвира Токранова;

Тәнзилә Закирова;

Нәкиф Имамиев;

Эльвира Касимова;

Рузалия Газизова;

Зөлфинур Харитонова.

Шуны да искәртеп үтиек, Күгәрчен мәктәбе укытучысы Тәнзилә Закирова инде өч ел рәттән безнең районнан"Татмедиа" канаты астындагы басмаларга иң күп язылучы буларак "Татмедиа"ның кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Быел да аның шанслары югары. Безнекеләргә югары бүләк- телевизор отуларын теләп калыйк.


Нет комментариев