Шушы көннәрдә район "Мишутка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда район үзәге һәм авыллардан барлыгы 11 тәрбияче катнашты. Бәйгенең максаты тәрбиячеләрнең һөнәри һәм шәхси үсешен ачу, күрү һәм алга таба да талантлыларга ярдәм итү, тәҗрибәләрен уртаклашу иде.
Бәйгенең әлеге этабы ике теманы берләштергән. Тәрбиячеләр балалар белән педагогик чара үткәрделәр һәм иҗади презентация белән чыгыш ясадылар. Беренче теманы ачу өчен егерме минут вакыт бирелде. Педагогның методик компетентлыгы, группадагы балаларда кызыксыну уяту, шушы вакыт аралыгында алар белән уртак тел табу, иҗади белеме, теманың актуальлеге сыналды. Баллар куелып барылды. Үзләренең укыту юнәлеше - танып-белу активлыгы, сөйләм телен үстерү, мәдәни-эстетик үсеш, инглиз теле өлкәләре буенча көч сынашты педагоглар. Дәрес темалары да кызыклы, мавыктыргыч иде. "Серле кар бөртеге", "Әбиемдә кунакта", "Күчтәнәч тапшыруында кунакта", "Без яраткан шоколад", "Зөбәрҗәт шәһәренә сәяхәт" һәм башка күңелле исемнәр белән аталган иде алар. Һәрбер дәрес тә үзенчәлеккә ия булды. Күмәкләп җыр, бию, табышмакларга җавап табу, бер дәрестә хайваннарны, икенчесендә яшелчә, җиләк-җимешне танып белү, "Теремок" әкияте геройларын эзләп табу кебек күптөрле уеннар булды.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор Голназ Зарипова.
Нет комментариев