Балык Бистәсе районында туйлар гөрли
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында туйлар гөрли

Атна ахыры җиттеме, район үзәгендә, авылларда туйлар гөрли.

Бизәлгән машиналар, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән кияү белән кәләшкә карап кемнәр генә сокланмый икән?! Район гаилә хәлен теркәү бүлеге (ЗАГС) хезмәткәрләре өчен күңелле көннәр бу. "Рамазан аенда никахлашучы мөселман гаиләләре булмады. Ә рус милләтеннән июнь аенда 10 га якын гаилә теркәлде. Июль-август, гадәттә, туйларга бай айлар. Бүген 7.07.2017 көнендә өч пар язылыша. Гомумән алганда, июль аенда 20 дән артык пар яңа тормышка аяк басты",--дигән хәбәр алдык без район ЗАГС бүлегеннән. Ә без исә яшьләргә парлап атлаган тәүге адымнары бәхетле, матур киләчәккә илтсен иде, дигән изге теләкләребезне юллыйбыз.

Фәрвәз Каюмова.

Фото Om1.ru


Нет комментариев