Балык Бистәсе районында озын гомерлеләрне тәбриклиләр
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында озын гомерлеләрне тәбриклиләр

Быелгы елны Бөек Ватан сугышы чорында тыл һәм хезмәт ветераннары Бикчурай Чаллысыннан Шамсерахман Габдрахманов, Балык Бистәсеннән Валентина Уланова, Татьяна Смирнова, Нәгыймә Фәйзуллина, Котлы Бөкәштән Ибраһим Шиһапов һәм Мәчтүрә Вәлиуллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны Россия Президенты В. В. Путин исменнән район социаль бүлеге җитәкчесе Мөнирә Талалаева котлады.

Озын гомерле балыкбистәлеләргә шулай ук муниципаль район башлыгы Илхам Валеев исеменнән дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шунысын да искәртеп үтик, Ибрагим Шигапов гаиләсе үзләре дә Балык Бистәсендә яшәүче онкологик авыру балага финанс ярдәме күрсәткәннәр. Шундый игелекле, кешелекле балалар тәрбияләве белән үзе бер үрнәк өлге булып тора бу гаилә.

Нет комментариев