Балык Бистәсе районында кунакка йөрү күнелсез тәмамланган
Агымдагы елның 9 аенда районда исерекләр тарафыннан 45 җинаять кылынган. Нәрсә генә кыланмыйлар башлары хәмер парыннан агуланган адәмнәр.
Урлашалар, сугышалар, гаиләләрендә тавыш-гауга чыгаралар. Транспорт чаралары урлыйлар, бер эләккәч тә икенче мәртәбә исерек хәлдә руль артына утыралар...
Күп очракта кешеләр исерек хәлдә ни кылганнарын үзләре дә белмиләр. Шундый мәгънәсез җинаятьләрнең берсе Полянка авылында булган. Ялгыз яшәүче гражданин Н. төшке аш вакытында калган ярты шешә аракысын ала да, күптәнге танышы Т. янына юнәлә. Аракыны стаканнарга салырга да өлгермиләр, исен сизгәндәй тагын бер авылдашлары (А. дип атыйк) килеп керә. Өчәүләп шешәнең төбенә төшкәч, матур гына аерылышалар. Өенә кайткач Н. капкалап ала да йорт эшләре белән шөгыльләнә башлый. Озак та үтми, аның янына кер юу машинасын ремонтларга биргән К. килә. Гадәттәгечә буш кул белән түгел инде. Кухняда бу яртыны да эчәләр. К. аракының беразын калдырып кайтып китә. Н. капкаларын, ишекләрен бикләп йокларга ята. Кемдер ишек шакып йокысыннан уята аны. Шул чак веранда тәрәзәсе коелган тавыш та ишетелә. Хуҗа кеше тавышка чыкса, ни күрсен, кухняда көндез өч борынга эчкән егет А. басып тора. Н. чакырылмаган кунакны йортыннан чыгармакчы була. Әмма тегесе эчәргә даулый. Хуҗа аны калган аракысы белән сыйлый. Әмма егет шунан соң да чыгып китми. Шешәдәшләр әйткәләшә, төрткәләшә башлыйлар. Шулчак хуҗа кухня өстәлендә яткан пычакны алып А. ның эченә кадый. Дусларча эчүдән башланган көн менә шундый фаҗига белән тәмамлана. Хәзер инде фигурантларның икесенә карата да җинаять эшләре кузгатылган. Берсенә исерек хәлдә рөхсәтсез чит кеше йортына кергәне, икенчесенә пычак белән тән җәрәхәтләре ясаганы өчен. Гаепләренең дәрәҗәсен суд ачыклар. Ә минемчә, барысына да кешене кешелектән чыгаручы аракы гаепле инде. Шуның парыннан агуланмаган булса А. ишек, тәрәзә ватып чит кеше йортына керер идеме? Хуҗа кеше юк-бар сүз өчен пычак белән кешегә кадар идеме? Юк, әлбәттә. Бәхетләренә каршы димме, бу фаҗига үлем белән тәмамланмады.
Ә статистика буенча, Татарстанда һәр бишенче җинаять исерек баштан кылына икән. Узган ел бер мәгънәсез ызгыш-сугышларда 117 кеше үлгән, быел 71 кеше фани дөнья белән хушлашкан.
Илгиз Җамалиев.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев