Балык Бистәсе районында халык җыеннары башланып китте
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында халык җыеннары башланып китте

Беренчеләр буларак халык җыеннары Балыклы Чүкәй, Олы Мәшләк авыл җирлекләрендә узды. Аларда җирлек башлыкларының еллык эшчәнлекләренә хисаплары тыңланды, агымдагы елга планнар тәгаенләнде.

Җыеннарда район җитәкчеләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, административ органнардан вәкилләр катнашалар, халык сорауларына җаваплар бирәләр. Район буенча җыеннарны 10 февральгә кадәр үткәреп бетерү планлаштырыла. Аннан район Советының еллык отчет җыелышын уздыру күздә тотыла. Анда авыл җирлекләреннән кергән тәкьдимнәр буенча да махсус юнәлеш- проект тикшереләчәк.


Нет комментариев