Балык Бистәсе районында да бала җансыз әтиләр бар
" Ташлап киттең син мине, Тол хатын диләр мине. Үпкәләргә хакым юк, Мине ташлап китүеңә. Ә безнең улыбыз, нәни йолдызыбыз, сине кайтыр дип көтә. Ул иртән дә, кичен дә сине кайтыр дип көтә. Ярата ул, сөекле әткәсен, әмма сабый чагы, әтисез үтә" (Хәния Фәрхи репертуарыннан).
Шулай, язмышны беркем дә сайлап алмый.Кемдер бәхетле, кемдер бәхетсез була.
Кемнеңдер бәхете аягына чорналса да ул аны күрми, һаман саен сукрана, зарлана.
Кичә бер танышымның малае авырып китте, әнисе аңа бар күңел җылысын бирсә дә, сабыйга ата назы, әтисенең янәшә булуы кирәк.
Авырта иде шул ич кичә, бик нык авырта иде.
Аптыраганнан нәни кулларына телефонын алып ул әтисенә шалтыратырга булды.
Аның бөтен өмете, ышанычы әтисенең: "Улым, хәзер кайтам,чак кына сабыр ит," - дип әйтуен ишетү иде.
Телефон үз эшен эшләде,кирәкле саннарны җыеп алганнан соң ,сабый әтисенең матур тавышын ишетү бәхетенә иреште.
Ул ашыга, кабалана: "Әти, нихәл?"- диде.
Малаеның авыртканын белгәннән соң ,әти кеше: "Улым, кеше авырмый тормый инде,терелерсең,мин кайта алмыйм, " - диде.
Улы тагын озак вакытлар ялварып, елый - елый сораса да, әти кешедән ризалык сүзе ишетелмәде.
Малай телефонын куйгач, башта озак берни дәшми ятты,әйтерсен лә ул телсез калды.Бераздан әнисен чакыртып алды да: "Әни, мин беркайчан да әти кебек булмыйм",--дип елый башлады.
Ана кешенең йөрәге телгәләнде, ул бик күп җылы сүзләр әйтеп улын юатырга тырышты. Сабый бераздан тынычланды,берничә көннән ул савыкты, ә күңелендә әтисенең " Юк,мин кайта алмыйм", дигән сүзе уелып язлып калды.
Хөрмәтле әтиләр!!! Кирәкми балаларга алай кырыс булырга.Картлык ерак түгел, беркем белми кемнең кем каршына барасын?! Әти-әни ялгышы өчен бала үз-үзен газапларга тиешмени соң?
фотоlikeni.me
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев