Балык Бистәсе районында 47 яшьлек балыкчы батып үлгән
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында 47 яшьлек балыкчы батып үлгән

Балык Бистәсе районында балыкчы батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кичә кич 112 бердәм коткару хезмәтенә Чулман елгасында юкка чыккан кеше турында хәбәр кергән. Юкка чыккан ир-атның хатыны сүзләренә караганда, аның 47 яшьлек ире 9 августта балыкка чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Ир-ат моторлы көймәдә булган һәм элемтәгә соңгы тапкыр кичә кич чыккан.
Бүген көндез коткаручылар ир-атның Урахча авылы тирәсендә елгада үле гәүдәсен табып алган.

Нет комментариев