Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бүләкләр тапшырдылар ФОТО
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бүләкләр тапшырдылар ФОТО

Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге изге эштә Яңа Арыш авылы җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, Балык Бистәсе муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина, Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы ветераны Шихабетдин Мусинда, сугышта катнашучыларның тол хатыннар Гәлимә Имамиева һәм Сания Хәйретдиновада булдылар. Алар ветеранга, тол хатыннарга районыбыз башлыгының, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырдылар.


Нет комментариев