Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы халкының гозерләре белән кызыксындылар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы халкының гозерләре белән кызыксындылар

Республикабызның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясе региональ бүлегенең мобиль күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Бу проект партиянең сайлау алды программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Партиянең активистлары Балык бистәсендә, Олы Елгада, Күгәрчендә, Котлы Бөкәштә граҗданнарның үтенеч-теләкләрен язып алып киттеләр инде.Узган якшәмбедә мобиль күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсе Яңа Арыш авылында эшләде. Очрашуга дистәгә якын кеше килде. Авыл халкы урамнарга юл салу, су кертү, чишмә төзекләндерү кебек мәсьләләрне күтәрде. Очрашуга килүчеләр булачак депутатларга наказлар бирү өчен мондый мөмкинлек тудырылуга канәгатьлек белгерттеләр. Икенче яктан халыктан җыелган үтенеч-теләкләр Татарстан командасының Дәүләт Думасындагы эшчәнлегенә нигез дә булачак бит. Бу тагын бер тапкыр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халык мәнфәгатьләренә битараф булмавын, һәр сайлаучының фикеренә колак салуын раслады. Мобиль җәмәгать кабул итүләре вакытында район халкының Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга бирелгән наказлары да киләсе биш ел эчендә үтәлерләр дигән өметтә калабыз.


Нет комментариев