Балык Бистәсе районы Корноухово авылы мәдәният йортында гашыйклар көне булды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Корноухово авылы мәдәният йортында гашыйклар көне булды

Без - Корнухово мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәни чараларны һәрчак төрләндереп торырга, кабатланмаслык итәргә тырышабыз. Авылыбызның иң матур, күркәм һәм үрнәк гаиләләрен гашыйклар көненә багышланган "Барысы да мәхәббәттән башлана" дип исемләнгән бәйрәм чарасына чакырдык

. Бәйрәм кичәсенең максаты - ике гашыйк җан Валентин белән Валентинаны билгеләү иде. Тик әлеге исемгә ия булыр өчен парларыбызга шактый тырышырга туры килде. Иң элек һәрбер пар үзләренең танышу тарихларын сөйләп, бер мизгелгә генә булса да үткәннәргә "кайтып килделәр". Катнашучы парлар өчен әзерләнгән бәйгеләр кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, шактый катлаулы да иде. Ир-атларга үзләренең батырлыкларын, кыюлыкларын, хатын-кызларга хәйләкәрлеген, сизгерлеген һәм дә нечкә күңеллелеген "эшкә җиңәргә" туры килде, беркем дә югалып калмады. Сорауларга да тапкыр гына җавап бирделәр, күз бәйләп бер-берсенең портретларын да ясадылар, төрле киртәләр аша үттеләр, ни әйтергә теләгәннәрен ишарәләр, күз карашлары аша аңлаттылар.

Күп кенә бәйге-киртәләрне узганнан соң, кичәнең Валентин һәм Валентина титулына инде менә 20 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәүче Наталья һәм Владислав Колчановлар гаиләсе лаек булды. Зинфира һәм Рөстәм Хәмидуллиннар белән Назани һәм Григор Гумашян гаиләләре исә "Иң күркәм гаилә" һәм " Иң тырыш гаилә" номинацияләрендә җиңүче дип табылды.

Гашыйклар бәйрәме чәй өстәле артында, 80-90 нчы еллар дискотекасы белән үрелеп, дәвам итте.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Фотоru.123rf.com


Нет комментариев