Күки авыл китапхәнәсендә "Солдат туган илгә хезмәт итә" дигән тема астында булачак солдатлар өчен викторина уздырылды.
Катнашучылар ике командага бүленделәр. Жюрида СОЛДАТТА ХЕЗМӘТ ИТЕП КАЙТКАН ИР-ЕГЕТЛӘР БУЛДЫ. Командаларга сораулар бирелде. Сораулар туган ил турында табышмаклар, мәкальләр, армия, сугыш темасына булды. Нәтиҗәдә, ике команда да тигез баллар җыеп, дуслык җиңде. Ике командага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучылар бу көнне "Ватанны саклау һәркемнең изге буручы" дигән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Идрис Аметов.
фото
Нет комментариев