Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылы тәкәсен кем алды

Узган якшәмбедә Керәшен Казысында узган Тройсын бәйрәмендәге көрәштә башкалар янәшәсендә 8 спорт мастеры бил алышты. Көрәш ике үлчәү авырлыгында барды.

75 килограммга чаклы бәйгедә безне район егете- Илдар Мәсгутовка каршы торучы булмады.Ул финалда Теләченең танылган көрәшчесе, бүгенге көндә Яңа Савин районында яшәүче Азат Нурмөхәммәтовны отты.Бу үлчәү авырлыгында өченче батыр калган Балык Бистәсе егете Инсаф Мөхәммәтҗанов та тамашачыны матур көрәш алымнары белән сөендерде.

Ә менә авыр үлчәүдә дүртенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган якташыбыз Илмир Төхвәтуллиннан башка балыкбистәлеләрнең уңышы белән куана алмадык. Илмирыбыз югарыга да күтәрелгән булыр иде, ул бер әйләнештә өч тапкыр дөнья чемпионы Раил Нургалиевка туры килеп, аңа оттырды. 20 килограмм чамасы аерма араларында. Ә беренче-өченче урыннарны спорт осталары Раил Нургалиев, Фирдүс Зәйнуллин һәм Фәргать Фәйзуллин бүлештеләр. Шунысын да билгеләп үтиек, Раил белән якташыбыз Илмир Кабардино-Балкар Республикасына дәрәҗәле көрәш бәйгесенә юл алачаклар. Рәсми булмаган чыганаклар сөйләвенчә, Илмир район Сабантуена кайтырга җыена.

Фото: Sportsreda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев