Балык Бистәсе районы Чыршылы авылында республика Президенты программасы кысаларында төзелгән яңа кибет ачылды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Чыршылы авылында республика Президенты программасы кысаларында төзелгән яңа кибет ачылды

Бу елдан Татарстан Президентының тагын бер кыйммәтле программасы тормышка ашырыла башлады. Ул да булса кечкенә авылларны кибетле-"бәхетле" итүгә юнәлдерелгән. Шундый бәхетнең бер өлеше районыбызның Чыршылы Елга (Шестая речка) авылы халкына да насыйп булды.

Атна уртасында әлеге авылда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.Иң кызыклысы шунда ки, әлеге бинаны сафка бастыру срогын "Гинесс китабына" тәкьдим и тәрлек. 10 көн эчендә бинаны коры җирдән бүгенге идеаль халәткә китергәннәр. Башкасын әйтәсе дә юк, хәтта туалты белән канализацииясенә кадәр бар пунктта. Биредә шырпы- тоздан алып көндәлек ихтыяҗдагы бик күп төр товар, продукцияне сатып алу мөмкинлеге тудырылган.

-Берничә еллар дәвамында авыл халкы товар эстәп Котлы Бөкәш, Шомбыт авыллары арасын таптады. Бу пунктны авыл халкы өчен дәүләтебездән, район җитәкчелеге тарафыннан олы бүләк буларак кабул итәргә кирәктер,- ди Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев халык шатлыгын бүлешеп.
Бүгенге көндә авылда 40 йорт исәпләнә, барысы 147 кеше яши икән. Тантанага килгән олысы-кечесе әлеге программаны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. Кечкенәме, зур авылмы- кайсысында да заманча шартларга хокуклы халык яши. Бу уңайдан, чыршылыелгалылырның сөенечен аңлауы кыен түгел иде.
-Без яшьрәк чакта бу авылдагы ОРС кибетенә әллә кайлардан товарга килеп йөрүләрен хәтерлим. Соңгы еллар халык өчен бу яктан аянычрак булды. Менә бүген ул проблема да җилкәдән төште булса кирәк. Халыкка бәрәкәт китерә торган хезмәт урыны булса иде дигән теләктә калам,- диде әлеге чарага килгән район башлыгы Илһам Валеев.
- Хәзерге вакытта республиканың 540 авылында автолавкаларда хезмәт күрсәтергә мәҗбүрбез. Мондый кыенлык сезнең районда да бар әле. Президентыбыз карары нигезендә быелдан төзек, халык яши торган авылларда шушындый мөһим программага старт бирелде. Мондый кечкенә авылларда алар үзләрен акламасалар да, автотранспорт чыгымнарын бу очракта республика үз өстенә ала. Ел ахырына чаклы республикада шушындый 54 сәүдә ноктасы файдалануга тапшырылачак. Менә күрәсез, берсе сезнең җирлектә инде ишекләрен дә ачарга өлгерде. Халык безнең хезмәттән канәгать калса иде, шуның өчен тырышабыз бит. Әлеге программа киләчәктә дә дәвам итәчәк. Алга таба да районның мондый авылларын сөендерербез әле дип уйлыйм,- диде респуликаның потребсоюз җитәкчесе Мәхмүт Фаттахов.
Яңа сәүдә ноктасын ачу тантанасына җыелган халыкның көчле алкышлары кайтавазында ал тасмалар киселде. Халык кибет эченә үтте. Күзне камаштырган, күңелен әмсеткән тәм-томнарын, кирәк-яракларын сатып алды. Яңа программаның тәүге җимеше татлы, файдалы булса иде дигән теләктә калыйк.
Вазыйх Фатыйхов,
Чыршылы Елга авылы.

Нет комментариев