Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында Кадыйр Сибгатуллинның 75 еллыгына багышлап   кичә узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында Кадыйр Сибгатуллинның 75 еллыгына багышлап кичә узды

10 февраль көнне,мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Кадыйр Сибгатуллинның 75 еллыгы уңаеннан "Ул мәңге яныр, балкыр учак!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек.

Анда шагыйрьнең балачак дусты,укытучы,Кадир Сибгатуллин премиясе иясе Галиев Илгиз абый, татар телчебез,шагыйрьнең иҗатын күпкырлы өйрәнеп яшь буынга җиткергән укытучыбыз Билалова Әлфинур апа, күп еллардан бирле эшләп килүче "Асылъяр" клубы хатын-кызлары һәм укучы балалар катнашты.Кунакларыбыз шагыйрь белән булган истәлекләрне,аның тормышы һәм иҗатын чагылдырган мизгелләрне катнашучыларга җиткерделәр. Шагыйрьнең шигырьләренә конкурс игълан ителгән иде.Иң яхшы шигырь сөйләүче дип Каюмова Әлфия апа булды. Кадыйр абыйның яраткан "Чит илләргә чыксам"җыры, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. " Ике килми гомер,ә берсенә сыеп бетми шагыйрь гомере" дип исемләнгән күргәзмә эшләде, анда аның китаплары,кулъязмалары һәм фотолары куелган иде.Авыл халкы Кадыйр абый Сибгатуллинның иҗаты белән яңадан танышса, күпләр иҗатына гашыйк булса,без-барыбыз да аның безнең якташыбыз булуы белән горурланабыз.

Автор:Илалова Индира


Нет комментариев