Балык бистәсе район үзәк китапханәсендә “Чын күңелдән, гади сүзләр белән” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде
Район үзәк китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Чын күңелдән, гади сүзләр белән" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Ел саен уздырыла торган чарага бу юлы да районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган ветераннар, өлкәннәр чакырылган иде. Очрашуны әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова оештырган. Ул килгән кунаклар белән якыннан таныштырды, аларның куйган хезмәтләре турында сөйләп үтте. Аннан соң "Район хатын-кызлары" оешмасы җитәкчесе, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина сүз алды.
-Сезне "Район хатын-кызлары" һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы исеменнән Өлкәннәр көне белән котлыйм, һәммәгезгә дә имин тормыш, күңел тынычлыгы телим,-диде ул. -Биредә күбрәк ханымнар, әниләр, әбиләр утыра. Сез районыбызның экономикасын күтәрүгә төрле тармакларда зур хезмәт көче куйган кешеләр. Чәчләрегезгә чал керсә дә сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә акыллы киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы килсен.
Котлаулар шигъри сәйләннәр, җырлар белән үрелде. Шагыйрә лирик шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. Аннары очрашу сорау-җавап рәвешендә дәвам итте, өлкәннәр үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Күпләре чордашлар булсалар да язмышлары төрле, һәрберсенең тормышында асыл вакыт-мизгелләр бар. Алар узган юлның бүгенге яшьләр өчен гыйбрәт булырлыгы да, үрнәк алырлыгы да күп.
Очрашу матур, истә калырлык кичәгә әверелде. Өлкәннәр гармунчы Нурзалия Фроловага кушылып татар халык җырларын башкардылар. Соңыннан бәйрәм кичәсе чәй табыны янында дәвам итте. Үзләрен зурлап чакырганнары өчен китапханә җитәкчелегенә, әлеге кичәне матур итеп алып барган Фәүзия Хөсәеновага рәхмәтле иде алар. Һәм киләчәктә дә бергәләп күрешүләр насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.
Әйе, мондый чаралар бик кирәк, өлкәннәрнең әле, шагыйрәнә әйтсәк, "Бу дөньяда башкарасы игелекле эшләре, бик күпләрнең күңелләрен дәваларлык көчләре бар".
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев