Район ветеринария идарәсе хезмәткәрләре әле шушы көннәрдә генә котыру авыруына каршы төлкеләргә 22 данә "шоколад" кайтарттылар. Белгечләр фикеренчә, ул йорт хайваннары өчен зыянлы түгел. Ике ел элек районда бу авыруның 17 очрагы теркәлгән булса, профилактик чараларның файдасы буларак, узган ел бер авыру да ачыкланмаган. Бүгенгесе көнне бу "шоколад"ны ветеринария белгечләре...
Район ветеринария идарәсе хезмәткәрләре әле шушы көннәрдә генә котыру авыруына каршы төлкеләргә 22 данә "шоколад" кайтарттылар.
Белгечләр фикеренчә, ул йорт хайваннары өчен зыянлы түгел. Ике ел элек районда бу авыруның 17 очрагы теркәлгән булса, профилактик чараларның файдасы буларак, узган ел бер авыру да ачыкланмаган. Бүгенгесе көнне бу "шоколад"ны ветеринария белгечләре аучылар белән берлектә урман буйларына, елга-ерганакларга, авыл, ферма тирәләренә тараталар.
Автор Идрис Аметов.
Фото
Нет комментариев