Балык Бистәсе район суды хезмәткәрләре укучылар белән очрашты
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды хезмәткәрләре укучылар белән очрашты

Балык Бистәсе район суды хезмәткәрләренең укучылар белән очрашулары матур бер традициягә әверелде. Күптән түгел судка гимназиянең өченче сыйныф укучылары экскурциягә килделәр.

Суд приставлары балаларны заманча техника белән җиһазландырылган каравыл посты белән таныштырдылар. Суд бинасына керү,чыгу кагыйдәләрен аңлаттылар.

Судның баш белгече Т. Валиева балаларга суд тарихы, аның төзелеше турында сөйләде. Укучылар гражданнарны кабул итү тәртибе, судның мәгълүмәти-хокукый порталының эше белән таныштылар. Суд утырышлары залында аларга суд процессының ничек узуы, аудио-видеофиксация, видеоконференц -элемтә мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Судья Әлфия Миннәхметова сөйләгәннәрне аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар балалар. Ул Россия Федерациясе суд системасының структурасы, суд символлары турында сөйләде. Гадел хөкем алиһасенә үлчәү, күз бәйләгеч, кылыч һәм китап нәрсәгә кирәк булган соң? Балалар бик мавыгып бу сорауга җавап эзләделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Әлфия Рәшитовна укучыларны балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары белән дә таныштырды,аларның җинаять жаваплылыгы үзенчәлекләрен аңлатты. Укучылар да әңгәмәгә теләп кушылдылар,үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Ахырыда суд хезмәткәрләре балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Татьяна Валиева.

район судының "Диалог" матбугат үзәге

фото fedpress.ru


Нет комментариев