Бүген Балык Бистәсе районы Советының чираттагы утырышы узды. Депутатлар көн тәртибендәге 8 мәсьәләне карадылар.
Тикшерүләрдән соң Балык Бистәсе Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, 2016 елга бюджет үтәлеше расланды, территориядәге кадастр планына кергән җир участоклары схемасын раслау буенча җирле үзидарәләрдә вәкаләтле орган булдыру турында карар кабул ителде. Моннан тыш депутатлар гражданнар иреген һәм хокукларын саклау турында Балык Бистәсе буенча Татарстан Республикасында кеше хокукын яклау буенча Уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе Васыйл Төхвәтуллин информациясен тыңладылар. Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе Илһам Валеев алып барды.
Нет комментариев