Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләве

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбыз балыкчылары коллективын, шушы тармакта хезмәт куйган ветераннарны, бер үк вакытта, һәвәскәр балыкчылар адресына котлау телеграммасы юллады.

Анда:"Балыкчы хезмәте белән районыбыз тарихы тиңдәш үрелеп барганнар. Безне еш кына балыкчылар районы буларак таныйлар. Гасырлардан килгән шөгылебезгә сез тугры калып киләсез. Чулман киңлекләреннән башланган, аннан производствога күчкән катлаулы, авыр хезмәтегезне таныйбыз, хөрмәтлибез. Табыннарыбызның төрлелеге сезнең тырышлыкка, уңышларыгызга турыдан- туры бәйләнгән. Төп хезмәт балыкчылар иңенә туры килә.Әмма, бер үк вакытта җитәкченең акыллы сәясәте, заманга яраклашып эш алып баруы, коллективны бер көч итеп туплый белүе дә уңышларның нигезен тәшкил итә. Бу яктан , коллектив үзенең җитәкчесе Юрий Николаевич Караганов янәшәсендә үзен ышанычлы, бәхетле саныйдыр диеп уйлыйм. Аның җитәкчелегендә коллектив төп эшеннән башка да бик күп изге эшләребезнең башында тора, химаячелек итә. Без сезгә рәхмәтлебез һәм алдагы көннәрегезгә дә балыкчы бәхетенең сезнең өлешкә мулрак тиюен теләп калам", - дигән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев