Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев котлавы

Район башлыгы Илһам Валеев мөселман кардәшләребезне Корбан гаете уңаеннан котлады. Котлау телеграммасында түбәндәге юллар бар:

«Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Дини бәйрәмебезнең әһәмияте дә нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Изге Корбан гаете көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Киләчәгебез якты, матур булсын, эшегездә, тормышыгызда уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим».
фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев