Балык - Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мөнирә Талалаева һәм район хакимияте вәкилләре бу көннәрдә сугыш ветераннары янында булып, аларга ТР Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар
Җәмгыять

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә сугыш афәтен күргән, аның ачы михнәтле көннәрен иңнәрендә татыган ветераннарның күңел яралары кабат яңара. Ни кызганыч, аларның сафы елдан-ел кими. Районыбызда бүгенге көндә 27 сугыш ветераны, сугышта ирләре һәлак буган 126 толлар һәм 594 тыл хезмәтчәннәре исәпләнә.

Район башлыгы Илһам Валеев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мөнирә Талалаева һәм район хакимияте вәкилләре бу көннәрдә сугыш ветераннары янында булып, аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләк-пакетлар, котлау открыткалары тапшырдылар. Шулай ук ирләре сугышта һәлак булган толларга да Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан котлау открыткалары белән бергә бүләк-пакетлар, 594 тыл хезмәтчәннәренә котлау открыткалары җибәрелде.

Нет комментариев