Балык Бистәсе Олы Солтан авылы мәдәният йортында мәктәпне тәмамлаучылар очрашуы булды
Олы Солтан авылы мәдәният йортында мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе булып узды.
Бәйрәм кичәсендә студентлар үзләренә белем биргән мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре белән җиткерделәр. Укучылар бик хисләнеп укый торган уку йортларындагы кызыклы hәм мавыктыргыч вакытларын искә алдылар. Кичәдә без укучылар белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләштек.Бу сөйләшү югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашып фикер алышу бик кирәк. Укучылар үзләренең сорауларын бирделәр hәм тулы җавап алдылар. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле хөнәр буенча белемнәрен арттыру, дөрес профиль сайлау - иң мөһим мәсьәлә.
Укучылар бу очрашудан бик канәгать калдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Рәмилә Сөнгатуллина,
авыл китапханә мөдире .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев