Балык Бистәсе мунципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев  хатын-кызларны язның беренче бәйрәме –Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлады.
Җәмгыять

Балык Бистәсе мунципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев хатын-кызларны язның беренче бәйрәме –Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлады.

Тәбрикләү сүзендә:"Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә. Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек белән башкаралар. Йөрәк җылыгыз, кайгыртучан кулларыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез сезгә. Безнең хатын-кызлар...

Тәбрикләү сүзендә:"Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә.

Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек белән башкаралар. Йөрәк җылыгыз, кайгыртучан кулларыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез сезгә.

Безнең хатын-кызлар күп төрле өлкәләрдә хезмәт куя­лар, җәмәгать тормышында актив катнашалар, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Кадерле хатын-кызлар! Һәрчак мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәгез, сәламәтлегегез, бәхетегез ташып торсын, күңелегез гел күтәренке булсын!",- дигән сүзләр бар.

фотоelitat.ru


Нет комментариев