Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә парламент дәресләре үтте

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел була. Балык Бистәсе 2 мәктәбендә бу истәлекле вакыйганы каршылауга зур әһәмият бирәләр. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Нәбиуллина, тарих укытучысы Татьяна Власова Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга бардылар. Конституциябез юбилеена багышланган чаралар планы белән таныштылар. 23-28 октябрь...

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел була. Балык Бистәсе 2 мәктәбендә бу истәлекле вакыйганы каршылауга зур әһәмият бирәләр. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Нәбиуллина, тарих укытучысы Татьяна Власова Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга бардылар. Конституциябез юбилеена багышланган чаралар планы белән таныштылар.

23-28 октябрь көннәрендә мәктәптә "ТР Конституциясенә-25ел" темасына парламент укулары узды. 8-11 сыйныф укучылары өчен дәресне район суды рәисе Марс Миндубаев, судья ярдәмчеләре Светлана Бояринцева, Айдар Сафиуллин үткәрделәр. Алар Конституцияне кабул итү тарихы, аның эчтәлеге турында сөйләделәр. Суд рәисе укучыларның сорауларына да җавап бирде.

5-7 сыйныфларда Парламент укуларын тарих укытучысы Н.Гаврилова уздырды. Ул безнең республикада парламентаризмның формалашуы, Татарстан Конституциясенең язылу этаплары турында кызыклы видеороликлар әзерләгән иде.

Башлангыч сыйныф укучыларына республикабыз тарихы, традицион бәйрәмнәребез турында өлкән сыйныф укучылары сөйләделәр. Бу дәрестә нәниләр Конституциянең илебезнең төп законы булуын белделәр.

Чаралар югары дәрәҗәдә уздылар. Парламент укуларында алган белемнәре укучыларга киләчәк тормышларында да кирәк булыр әлбәттә.

Татьяна Власова,

Балык Бистәсе 2 мәктәбенең тарих укытучысы.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев