Балык Бистәсе Масловка авылы җиләк-җимеш бакчасында 3 тоннадан артык җиләк җыелган инде
Җәмгыять

Балык Бистәсе Масловка авылы җиләк-җимеш бакчасында 3 тоннадан артык җиләк җыелган инде

Җәйнең кыл уртасы--иң татлы, баллы вакыты җитте

Урманнарда төймәләнгән каен җиләкләре кызарса, бакчаларда исә бакча җиләкләре (виктория) өлгерде. Бу көннәрдә "Масловка" җиләк-җимеш бакчасында да кызу эш кайный. Сусыл, кызарып пешкән җиләкләрнең уңышы да яхшы күренә. Бүгенгесе көнгә 3 тоннадан артык җиләк җыелган инде. Татлы уңышка ихтыяҗ да зур. "Көннекен көнгә җыеп сатабыз. Сораучылары да күп. Райондашлардан тыш, Казаннан, күрше Лаеш, Саба, Питрәч районнарыннан да килеп алып китәләр",--диләр "Масловский" хуҗалыгы хисапчылары. Җиләкне җыюда бернинди тоткарлык юк. Хуҗалык хезмәтчәннәреннән тыш, өлкән сыйныф укучылары да әлеге эштә теләп катнашалар икән.

Фәрвәз Каюмова.

Фото Wallperz.com


Нет комментариев