Балык Бистәсе  композиторы Расил Әхәтов белән шагыйрь  Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән җыр җиңү яулады
Җәмгыять

Балык Бистәсе композиторы Расил Әхәтов белән шагыйрь Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән җыр җиңү яулады

Шушы көннәрдә узган "Татар җыры" бәйгесендә якташларыбыз композитор Расил Әхәтов белән шагыйрь Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән "Яшеннәр сызган юл" җыры "Алтын Барс" ка ия булды. Бүләкне әлеге җырны башкаручы, Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закировка ("Халыкчан җыр" номинациясе) тапшырдылар. Балык Бистәсенең әлеге иҗатчылары һәм композитор Габдеразак Мингалиев төрле елларда иҗат иткән...

Шушы көннәрдә узган "Татар җыры" бәйгесендә якташларыбыз композитор Расил Әхәтов белән шагыйрь Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән "Яшеннәр сызган юл" җыры "Алтын Барс" ка ия булды.

Бүләкне әлеге җырны башкаручы, Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закировка ("Халыкчан җыр" номинациясе) тапшырдылар. Балык Бистәсенең әлеге иҗатчылары һәм композитор Габдеразак Мингалиев төрле елларда иҗат иткән җырлар инде 15 тапкыр "Ел җыры" булып танылдылар.

Нет комментариев