14-15 декабрь көннәрендә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсының йомгаклау этабы булды.
Бүгенге көндә Татарстанда 3000 гә якын җәмәгать тәрбиячесе исәпләнә. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә үткәрелә. Максаты-җәмәгать тәрбиячеләре институтын популярлаштыру, балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозу, сукбайлык күренешләрен кисәтү, гаилә һәм балаларны яклау буенча конституцион нормаларны тормышка ашыру.
(Язманың тулы вариантыты белән газетабызның 21 декабрь санында таныша аласыз)
И. Шакирҗанов.
Нет комментариев