Районыбызның 15 авылыннан көн саен 200 гә якын кеше Казан жир комбинатына эшкә юл ала. Бүгенге көндә биредә эшләүчеләр саны 400 гә җитте.
Бәхетебезгә дияргә кирәктер, район җитәкчелеге белән комбинат арасындагы үзара килешү нигезендә биредә эшкә урнашучыларның саны елдан-ел артуга бара. Аларны район автотранспорт предприятиесе автобуслары йөртә. Эшкә йөрүчеләрнең әйтүенчә, алар хезмәт хакларыннан канәгатьләр. Депутатларыбыз Дмитрий Самаренкин белән Михаил Сыровацкийның районыбыз сайлаучыларына карата булган ихтирамы буларак кабул итәргә кирәктер бу хезмәттәшлекне.
Нет комментариев