Һава торышының кисәк кенә бозылуы аркасында Татарстан Республикасы Президенты дәүләт һәм җирле һакимият органнары, оешмалар өчен "Югары әзерлек режимы" игълан ителде. Юеш кар, юозлы яңгыр һәм көчле җил электр энергиясенең таралуын күпләгән очракларда туктатты. Республикада бер мәлне 15 мең кеше электр энергиясез калды.
Һава торышының болай бозылуын балыкбистәлеләр дә сизделәр. "Күгәрчен авылында тулысынча, Олы Әшнәк, Олы Солтан, Яңа Арыш авылларының кайбер урамнарында электр белән тәэмин итү өзелде.Балык Бистәсеннән дә хәбәр килде. Өзеклекне бетерү өстендә 5 опреатив бригада һәм 6 берәмлек техника эшли",- диде Балык Бистәсе электр челәтәре начальнигы Ринат Хәмидуллин.
фото: eprussia.ru
Нет комментариев