Район үзәге чыршы бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы райондашыбыз Руслан Фәйзрахмановның әнә шундый җигүле бәйрәм каретасында килделәр.
Әлеге зәвыклы каретаны эшләп чыгу Русланга якынча 300 мең сумга төшкән. Кызыксынучыларның теләген истә тоткан хәлдә, ул әлеге транспорт чарасында беренче чиратта өйләнешүчеләргә, үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләргә хезмәт күрсәтергә җыена. Махсус мәйданчыкларда балалар өчен дә маршрутлар билгеләнәчәк. Сүз дә юк, Русланның әлеге планнары тормышка ашкан очракта, балыкбистәлеләр әлеге мөмкинлектән файдаланырлар, каретага утырып урамнарыбыз буйлап хозурланып, хушланып йөрерләр.
Нет комментариев