Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе егете Руслан Галәветдинов үз бәхетен туган ягында тапкан

Районыбыз яшьләре гадәттә югары уку йортларын тәмамлагач күп хезмәт хакына кызыгып шәһәр тирәләрендә төпләнеп калу җаен карыйлар. Ә менә Балык Бистәсе егете Руслан Галәветдинов үзенең фермерлык хуҗалыгын җәелдерергә исәп иткән. Казан аграр университетын тәмамлагач бүген әтисе хезмәт куйган Крәшен Казысы авылында хезмәт куюны кулай күрә. Ул нәселле терлекләр үстерүгә алына....

Районыбыз яшьләре гадәттә югары уку йортларын тәмамлагач күп хезмәт хакына кызыгып шәһәр тирәләрендә төпләнеп калу җаен карыйлар. Ә менә Балык Бистәсе егете Руслан Галәветдинов үзенең фермерлык хуҗалыгын җәелдерергә исәп иткән. Казан аграр университетын тәмамлагач бүген әтисе хезмәт куйган Крәшен Казысы авылында хезмәт куюны кулай күрә. Ул нәселле терлекләр үстерүгә алына. Без биредә булган көнне Башкортстан республикасыннан осталар чакыртып үзенең булачак фермасы янәшәсендә су скваҗинасы бораулату эшләре белән мәш килеп йөри иде. Кыска гына вакыт эчендә фермасының тирә-ягын тимер баганалар утыртып койма белән әйләндереп алган. Анда 30 дан артык таналар да кайтарырга өлгергән инде. Якын киләчәктә ул биредә малларның баш санын йөзгә җиткерергә исәп итә. Күптән түгел ул реслублика авыл хуҗалыгы министрлыгына барып баш белгечләр белән аралашып, киңәшләшеп үзенең уй планнарын төшендерә. 540 гектар пай җирләрен алып эшкәртүен, аның 100 гектарына көзге рыжик чәчүен һәм 620 рулон яхшы сыйфатлы печән, җитәрлек күләмдә салам, фураж запасы туплавын исәпкә алып егетнең теләген хуплауларын белдерәләр. Шулай итеп Руслан дәүләттән 2 миллион 948 мең сум акчалата ярдәм алуга ирешкән.Бүгенге көндә производствосын торгызу уйлары белән янып-көеп йөри ул.

Рәсемдә Руслан Галәветдинов.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев