Балык Бистәсе Балтач авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырганнар
Шушы көннәрдә Балтач авылында балалар сабантуе узды.
Шунысы кызык: балалар хәтта бәйрәмне оештыру өлешендә дә бик теләп катнаштылар. Йөгерә-йөгерә бүләкләр ташыдылар, тезделәр. Бәйрәмдә нәкъ зурлар кебек көрәштеләр, йомырка кабып йөгерделәр, аркан, таяк тартыштылар, рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Әлеге бәйрәмдә үзләрен чын мәгънәсендә зур үскән итеп тойды алар. Авыл советы, мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре балаларга онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр. Сабантуй тәмамланганда нәниләренең ерык авызларын, шатлыклы йөзләре, кулларындагы бүләкләренә карап, әти-әниләре дә куанып туймады. Әле өйләренә таралышканда да җырлый-җырлый таралышты алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев