Балык Бистәсе  балалары чыршы бәйрәменә җыелды
Җәмгыять

Балык Бистәсе балалары чыршы бәйрәменә җыелды

Шушы көннәрдә район мәдәният йорты каршында "Балалар бәйрәмгә ашыга" исемле чыршы бәйрәме узды.

Балалар һәм әниләр түземсезлек белән бәйрәм башланганын көттеләр. Шулчак Клоун килеп чыкты. Ул балаларны көлдерде, уйнатты, Яңа ел белән дә котлады. Чарага маймыл, зур гына әкият китабы тоткан кар малай да ашыкты. Тамашачы аларны сөенеп, шатланып каршы алды. Бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Клоун янәдән кызыклы уеннары белән балаларны бер түгәрәккә җыйды. Кунакка сары чеби дә килде. Аның артыннан бүре, аю, куян, төлке дә калышмады. Алар белән бергәләп балалар уйнады, шаярды. Озакламый Кыш бабай белән Кар кызы үзләре дә күренде. Барысын да Яңа ел белән котлаганнан соң чыршы тирәли әйлән-бәйлән җырладылар.

Гөлназ Зарипова.


Нет комментариев