Балык Бистәсе авылларын эшчән егетләр яшәтә
Җәмгыять

Балык Бистәсе авылларын эшчән егетләр яшәтә

Алан Полян авылы механизаторы Николай Плотниковның комбайн штурвалы артына утыруына быел 25 ел тулды.

Кечкенәдән өлкәннәргә булышып үскән егет мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге 85 нче техник учелишеның Котлы Бөкәштәге филиалына укырга керә. Шуннан бирле утыз елга якын инде ул техника арасында. Яз башыннан тракторга утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, чәчүлекләрне тәрбияләп үстерүдә булыша. Ә көзен "кыр корабы"на утырып игеннәрне җыеп-суктыруда актив катнаша. Тик соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында авыл җирендә тотрыклы эш урыннары беткәч, хезмәт сөючән егет бер дә аптырап калмаган. Үзе төсле уңган тормыш иптәше Ирина белән үз шәхси хуҗалыкларында күпләп терлекләр үрчетүгә алынганнар. Аңа монда үзенең 12 гектар мәйданны биләгән пай җире дә бик ярап куя. Ул анда күпеллык үлән чәчеп үстерә. Елның-елында биредә үзенә һәм авылдашларына җитәрлек күләмдә азык запасы хәстәрли. Бүген алар авылда күпләрне сокландырып өч бала тәрбияләп үстерәләр, тормышларын көйле алып баралар. Абзарларын тутырып бик күп терлекләр асрыйлар, өч савым сыерлары бар. Берничә ел элек авылда Казан шәһәре эшмәкәре Александр Григорьев үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәргәч, үз янына ул Николай Плотниковны да чакыра. Шулай итеп күп төрле һөнәр иясе булып танылган егет биредә тракторчы, комбайнчы гына түгел идарәче һәм белгеч вазыйфаларын да күңелен биреп башкара. Тикмәгә генә аны монда хуҗалык тоткасы димиләр шул. Әле шушы көннәрдә генә авылга барып чыккач без аны бер төркем егетләр белән барлык техника, агрегатларны чистартып кышкы саклауга куюларын күреп кайткан идек. Кыш айларында өйдә эшсез ятканчы дип агрегатларны төзекләндерергә исәп итәләр. Моның өчен алар авылда буш яткан иске йортны сүтеп техника утарына ташып куйганнар. Ремонт остаханәсен утын ягып җылытырга исәпләре. Игенчелектә әле үз эшчәнлекләрен яңа башласалар да быелгы җәй уңышлы килгән. Арыш, арпа, борчактан 25 әр центнер уңыш алулары шуның ачык мисалы. Игеннәрдән киләчәктә дә алар мул уңыш җыеп алу өчен кайбер хәстәрлек чаралары да күргәннәр алар. Җирне бик яхшы итеп эшкәрткәннәр. Җитәрлек күләмдә ашламаны да кайтарып өйгәннәр. Хуҗалыкның урак батыры Николай Плотников ДОН комбайны белән үзләрендә урып-җыю эшләрен тәмамлагач, әле күрше тирә авыллардагы фермерларга да зур ярдәм күрсәткән. Комбайнын чистартып, юып утар читенә куйгач егет тракторын кабызып 300 гектардан артык мәйданда туңга сөрү үткәргән. Берсүз белән әйткәндә тик тора торганнардан түгел ул. Авыл нәкь менә шундый хезмәт сөючән егетләре булганда үсә, киңәя, матурлана да инде.

Рәсемдә Николай Плотников.

Идрис Аметов.


Нет комментариев