Балык Бистәлеләр Тольяттины гөрләтеп кайттылар
Җәмгыять

Балык Бистәлеләр Тольяттины гөрләтеп кайттылар

Үткән ялда район башлыгы Илһам Валеев җитәкчелегендәге делегация Тольятти шәһәрендә узган үзәк Сабантуйда булып кайттылар.

Делегация составында барган "Рапсодия" бию төркеме, "Чулман моңы" гармунчылар ансамбле һәм аерым җырчыларыбыз, барысы 45 кеше чыгышлары белән шәһәр тамашачысын сокландырып кайттылар. 6 спортчыбыз матур көрәш күрсәттеләр.
Алар арасыннан Алмаз Хәмәтханов (Юлсубино) һәм Рамил Гыйзетдинов (Балык Бистәсе) үз үлчәү авырлыкларында батыр булып калдылар.
Бертуганнар Фирдүс һәм Фәндүс Зариповлар (Яңа Арыш) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Югары үлчәү авырлыгында бил алышкан Айназ Билалов (Балык Бистәсе) исә икенче призга лаек булды.
Тольяттилылар безгә зур рәхмәттә калганнар.

Нет комментариев