Узган атна ахырында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев рәислегендә район гадәттән тыш комиссиясенең утырышы булды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рашат Хәбибуллин белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов мәгълүматлары тыңланды. Аларның чыгышыннан күренгәнчә, районыбызда яз башыннан ук явым-төшем бик аз булганлыктан, 1 июльдән республика күләмендә 27 районда гадәттән тыш хәл игълан ителә. Анда Балык бистәсе муниципаль районы да керә. Нәтиҗәдә гражданнарга игътибарлы һәм сак булу сорала. Урманнарга керү катгый тыела. Шулай ук хуҗалыкларга һәм фермерларга терлек азыгы запасын тулыландыру өчен булган мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәклеге әйтелде.
Утырышта муниципаль район башлыгы район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итүдә өзеклеккә юл куймаска кирәклеген белдерде. "Дельфин" спорт комплексында су башнясын файдалануга тапшыруны тизләтергә кушты. Иң әһәмиятлесе, район җирендә янгын чыгу куркынычын булдырмау максатыннан җитди чаралар күрергә кирәклеген кисәтте. Бигрәк тә Чулман яр буенда халыкның массалы ялы, су коену вакытында коткаручыларның кизү торуын активлаштырырга һәм уяулыкны арттырырга боерды. Утырышта гадәттән тыш хәл кертелү уңаеннан мөһим карарлар кабул ителде.
Идрис Аметов.
Нет комментариев