Балтачта машина дамба астына капланган
Җәмгыять

Балтачта машина дамба астына капланган

Бүген көннең икенче яртысында Балтачтан ерак түгел юл транспорт һәлакәте булган. Ушма чатына җитәрәк бер гаилә утырган машина дамба астына төшеп капланган. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аларга беренче ярдәм күрсәтелгән. Гаилә башлыгы һәм ике баланың сынган җирләре юк, тормыш иптәше тән җәрәхәтләре алган, әмма тормышына куркыныч...

Бүген көннең икенче яртысында Балтачтан ерак түгел юл транспорт һәлакәте булган.
Ушма чатына җитәрәк бер гаилә утырган машина дамба астына төшеп капланган. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аларга беренче ярдәм күрсәтелгән. Гаилә башлыгы һәм ике баланың сынган җирләре юк, тормыш иптәше тән җәрәхәтләре алган, әмма тормышына куркыныч янамый. Нигезләмә буенча аларны тикшерү узарга Арчадагы махсус хастаханәгә озатканнар. Авариянең сәбәпләре ачыклана.


Гөлзидә Газизуллина

http://www.baltaci.ru/tt/the-news/item/14321


Нет комментариев