Балалардан алимент түләтәчәкләр
Җәмгыять

Балалардан алимент түләтәчәкләр

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта яңа закон проекты кабул итте. Канун буенча, пенсия яше озайтылганнан соң,  55 һәм 60 яшькә җиткән әти-әниләргә үз балаларыннан алимент алырга хокук бирелә.

Алимент алуның башка кагыйдәләре үзгәрмәячәк. Төзәтмәләрне Гаилә кодексының 169 нчы маддәсенә кертергә тәкъдим ителә.

Әгәр суд әти-әниләрнең тәрбия буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен ачыкласа, балаларны алимент түләүдән азат итә ала. Шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр дә картлык көннәрендә балаларыннан акча алуга өмет итә алмый.

Канунның яңа редакциясе 2019 елның 1 гыйнварыннан, пенсия яше озайтылганнан соң,  үз көченә керүе ихтимал.


Нет комментариев