Республика Президент программалары буенча бөтен Татарстан территориясендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар сафка бастырылалар, заманча төзекләндереләләр. Хәзерге көндә барлыгы 30 программа гамәлдә, күбесе территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән алар барысы да эшләүләрен дәвам итәләр. Иктисадый кыенлыклар кичергән ил өчен уникаль күренеш инде бу. Узган атнада Татарстан...
-Быел без рекордлы сандагы балалар бакчасы-75 тәрбия йорты ачабыз. 10 меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында бу кадәр төзегән юк иде әле. Хәзер иң мөһиме бу объектларның буш тормавы,--диде Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылындагы балалар бакчасын ачу тантанасында.
Татарстанда яңа мәктәпләр дә Президент программасы буенча төзелә. Агымдагы елда Татарстанда 13 яңа мәктәп сафка басачак.
Безнең районда да Президент программалары буенча мәктәпкәчә учреждениеләр төзү, булганнарын заман таләпләренә яраклаштырып төзекләндерү уңышлы бара.
-Соңгы елларда гына ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Балык Бистәсендә 80 урынга исәпләнгән "Бәләкәч" балалар бакчасы үсеп чыкты. Район үзәгенең яңа үсеп килә торган районының бер бизәге, биредә яшәүче яшь әти-әниләрнең шатлыгы булды ул,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары Данис Низамов.-Урахча авылында балалар бакчасын урнаштыру өчен мәктәп бинасы капиталь ремонтланды. Яңа уку елына Полянканың "Радуга" балалар бакчасында 20 урынга исәпләнгән өстәмә группа сабыйларны кабул итә. Район үзәгендәге "Мишутка" балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Бу эшләрне "Балык Бистәсе Универсалстрой", "Строитель-5" төзүчеләре яхшы сыйфат белән башкардылар. Шул рәвешле, соңгы өч елда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урыннар саны 195 кә артты. Районда, бигрәк тә Балык Бистәсенең үзендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артуы күзәтелгәндә, бу куанычлы күренеш, әлбәттә.
-Бу ремонтны без дә, ата-аналар да бик көттек. Бина төзелгән 1983 елдан бирле, тәрәзә алыштыру, түбә төзекләндерүдән башка капиталь ремонт үткәрелгәне булмады. Хәзер бакчабыз танымаслык булып үзгәрде. Иң мөһиме бик яхшылап түбәне яптылар. Җылыту, су үткәргеч, канализация системаларын яңарттылар. Азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, процедура бүлмәсе, туалетлар яхшылап ремонтланды. Ишекләр алыштырылды, хәзер баскыч мәйданчыклары да көлеп тора. Район башлыгы Илһам Валеев ярдәме белән яңа электр плитәсе куелды,-диде "Мишутка" балалар бакчасы мөдире Нина Курильченко.
Район үзәгендә 80 урынга исәпләнгән тагын бер яңа балалар бакчасы төзелеп бетү алдында. Ул Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәп белән агротехникум арасындагы территориядә торгызыла Хәзер анда бина сафка баскан, аны бизәү, территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Балалар бакчалары дигәннән, Рөстәм Миңнехановның Актаныш районында 140 урынга исәпләнгән "Тылсым" тәрбия йортын ачканда әйткән сүзләре искә төште: "Мәктәпкәчә учреждениеләр безнең өчен аеруча мөһим. Чөнки, балалар безнең киләчәгебез. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бу алга таба да шулай булачак,-дигән иде ул. Әлеге сүзләрдә лидерыбызның Татарстан киләчәге турында аталарча кайгыртуы чагылды, шул ук вакытта бу сүзләр Президент программаларын тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләргә фәрман булып та яңгырады.
Илгиз Җамалиев.
Вазыйх Фатыйхов фотосы.
Нет комментариев