Баклажаннан рулет
Җәмгыять

Баклажаннан рулет

Баклажаннарны буйга турыйбыз һәм 10-15 минутка тозлы суга салабыз. Баклажаннарны тозлыйбыз һәм ике яклап майлы табада кыздырабыз. Ике ягы да кызгач, маен җыйсын өчен кәгазь салфеткага куябыз.

 Эчлек ясыйбыз: эремчекне, каймакны, укроп һәм пресс аша чыгарылган сарымсакны болгатабыз. Һәм әзер баклажан өстенә 1шәр аш кашыгы эчлек салып төрәбез.

 

фото , чыганак http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/baklazhannan-rulet


Нет комментариев