Бакчачыга махсус 10 киңәш!
Көз көне бакчачының эше күбәя. Туфрак әзерләү, йомшакландыру, чүп үләннәреннән чистарту, агач үсентеләре утырту, аларны тәрбияләү вакыты килеп җитә.
Без сезгә көз көне эшли торган махсус 10 киңәш тәкъдим итәбез:
- Карлыган куаклары көз яхшырап үсеп китә. Аларны 25 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр утыртырга кирәк.
- Карлыганны тамыр муентыгын 6-7 см га күмдереп туп-туры итеп утырталар.
- Утыртуның куелыгы үсентеләрнең сортына, туфракның уңдырышлылыгына бәйле. Яхшы туфракта аларны сирәгрәк утырталар: карлыган өчен рәт арасы 1,5-2 м һәм крыжовник өчен 1.2-1.5 м булырга тиеш. Дөрес утырту да әһәмияткә ия. Тамыры никадәр яхшы булсаЮ үсенте тиз һзм яхшы үсә, уңышлы мул бирә.
- Крыжовникны көзен утыртсаң кыраулар башланганчы төбен өеп кую мөһим.
- Утыртыр алдыннан үсентеләрнең сәламәт тамырларыннан кыскартырга ярамый.
- Җимеш агачын яз көне утырту өчен чокырны көздән казып куялар, чөнки җирдә туң беткәнче үк аны утыртып булачак. Көздән казылган чокырга, өчтән бер өлешенә кадәр, туфрак салып калдыралар. Агач утырканда мондый чокырга суны аз салу да җитә.
- Агачның кабыгы зарарланмасын өчен җылы көз көннәрендә кәүсәнең түбәнге өлешен ачык тоталар. Аны даими кыраулар башлыгында гына (әмма туңганга кадәр) капларга ярый. Картайган агачларның кәүсә һәм ботак кырыйлары кытыршы була. Кышын аларда бакча корткычлары яши. Андый агачларны башта чистартып көздән агартып калдыру яхшы. Яшь агачларны агартуның кирәге юк. Шома кабыклы куакларны дөрес агартмау зарарлы да будырга мөмкин. Агарту эремесенә җилемне артык күп кушу кабыктагы ярыкларны томалый, газлар алмашын начарайта.
- Тамырларга тимәү, аларны зарарламау өчен агачның кәүсәсе тирәсендә җирне 7-9 см тирәнлектә генә казыйлар, читкә таба 10-12 см га кадәр җиткерәләр. Бакчаларны көз көне гадәттә туфрак катламын әйләндереп каплап казыйлар.
- Агачлар өчен иң куркынычы – тамырларының өшүе. Көз көне, бакча җирен эшкәрткәннән соң, агач төбе тирәләренә 9-10 см калынлыкта черемә, вакланган коры торф, һич юыгында рәт араларыннан алынган туфрак җәеп чыгарга кирәк.
- Җирне гадәттә көзнең соңгы көннәрендә, җимеш агачлары инде үсүләреннән туктаганда һәм яфраклар коелып беткәч эшкәртәләр. Рәт араларындагы буш җирләрне дә азып чыгалар.
- фотоsputnikbig.ru
- http://www.sahne.ru/salavat-kupere/7218.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia