- Без барыбыз да югары урыннардагы ришвәтчелек дәүләткә, җәмгыятькә куркыныч тудырганлыгын аңлыйбыз. Әмма көнкүреш өлкәсендәге коррупция исә һәр кешегә кагыла. Безнең һәрберебезнең балалары бар, алар балалар бакчасы, мәктәпләргә йөри, армиягә бара. Анда ришвәтчелек белән очрашырга мөмкин. Шуңа да бу мәсьәлә - безнең халык өчен аеруча четерекле проблемаларның берсе, - дип белдерә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов.
Бакча-мәктәпләрдәге ришвәтчелекне кем тикшерә?
Уку-укыту барышындагы ришвәтчелек фактларын Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты контрольдә тота. Быел гына да департаментка барлыгы 620 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның һәрберсе урыннарга барып тикшерелә. Шунысы да бар: әлеге мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты раслана. Белем бирү өлкәсендәге ришвәтчелек очраклары күбесенчә Питрәч, Әлки, Бөгелмә, Биектау, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында теркәлгән.
Гадәттә, мәктәпләрдәге ришвәтчелек мисаллары түбәндәгеләр:
- кабинетны ремонтлау;
- канцелярия товарлары алу;
- хуҗалык товарлары белән тәэмин итү;
- эш дәфтәрләре алу;
- I, X, XI сыйныфларга кабул итү;
- охрана-сак хезмәтләре;
- клининг хезмәтләре;
- мәктәп җиһазлары алу;
- бүләкләр.
- Мөрәҗәгатьләрнең артуы кешеләрнең эшебезне күрүе белән бәйле. Хәзерге вакытта халыкның безгә карата ышанычы артты, - ди Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев