Айрат Фәррахов Татфондбанк кризисы турында: "Владимир Путин бәяләмәсе бик өметләндерә"
«Банклар белән вазгыять хәзер барлык вариантларга караганда уңай якка үзгәрешле сценарие буенча бара», - дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында интервьюда Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Айрат Фәррахов. Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат банк кризисы буенча иң негатив сценариедән китә алдык, дип белдерде. «Мин лицензияләрне саклау һәм кертелгән мораторий турында әйтәм....
Шулай ук ул физик затларның гына түгел, ә юридик затларның да кертемнәрен иминиятләштерү идеясен хуплавын җиткерде. «Идеяне кичекмәстән тормышка ашырырга кирәк, безнең актив тормышта тәҗрибә шуны күрсәтә. Инвестиция җәлеп итүчәнлеге эшлекле активлык мөмкинлеге ул. Бу мәсьәлә буенча эшләргә кирәк», - дип җиткерде Айрат Фәррахов.
Татарстан һәм Үзәк банк хакимияте тырышлыгын бәяләп, ярдәм итү чаралары вазгыятьне тотрыклыландырачак, дип ышанычын белдерде депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев