Узган көнне җырчы Айсылу Гәбдинова инстаграм тасмасында үзе хакында пост урнаштыра. Бу сүзләр әтисе, Татарстанның атказанган артисты, Айдар Гәбдиновта зур хис-кичерешләр уятты.
«Грозный взгляд, возможно чуть стервозный. Твёрдый казалось бы характер... Но на самом деле я мягкая и пушистая! Но не для всех!», – дип яза Айсылу үзе турында. Әмма бу сүзләр әтисенә ошап бетмәгән, шуңа күрә ул пост астында җавап кайтара: «Грозный да түгел, стервозный да түгел, җыен тилемсәне котыртып үзең турында андый сүзләр язма! Кызым - кызкаем!».
Айдар Гәбдиновның сүзләренә кушылып тамашачылар да Айсылуга карата мөнәсәбәтен белдерделәр.
Автор: Г. Вәлиева.
Нет комментариев