Авылда яшәүче әниләргә бәхет елмайды: 50 000 һәм 100 000 пособие алучылар саны меңнән арткан
Җәмгыять

Авылда яшәүче әниләргә бәхет елмайды: 50 000 һәм 100 000 пособие алучылар саны меңнән арткан

Быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 039 хатын-кыз беренче баласын табып һәм 205 хатын-кыз өченче баласын тудырып, республика бюджетыннан социаль түләүләр алган.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, пособие беренче балага - 50 мең, өченче балага 100 мең сумны тәшкил итә. Төп шарт - хатын-кыз кимендә өч ел авылда яшәгән, беренче бала тапканда яше 25тән, ә өченче баласын тапканда 29дан артмаган булырга тиеш.

Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелүче пособиене быел 2,5 хатын-кыз алыр дип планлаштырыла. Алардан 2 мең хатын-кыз - беренче баласы, ә 400 хатын-кыз өченче баласын табар дип фаразлана.

фотоsteshka.ru

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/avylda-yashche-nilrg-bkhet-elmaydy-menn-khatyn-kyz-berenche-balaga-50-me-chenche-balaga-100-me-sum-posobie-aldy


Нет комментариев