“Авыл офыклары” газетасы редакциясе инде күп еллар район почта элемтә бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
Безнең газетаны почта таратучылар әбүнәчеләребезгә җиткерәләр дә инде. Матбугатка яздыру кампаниясенең уңышлы узуында аларның да намуслы хезмәтләренең өлешләре зур.
2019 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләрен алганда район почта элемтәсе буенча иң югары нәтиҗәгә Балык Бистәсеннән Наталья Хәбибуллина иреште.
Ул бу өлкәдә алты ел хезмәт куя.
- Минем участокта егермедән артык урам. Эшем миңа ошый. Барысы белән дә уртак тел таптым дип уйлыйм, - ди ул.
“Ягымлы, эш сөючән һәм вазыйфасына җаваплы карый”, - диләр аның турында лаеклы ялдагы кешеләр.
Марина Каргина да аннан күпкә калышмаган. Ул ике ел инде даими рәвештә эшли, аңарчы почтальоннарны алмаштыра торган була. Фирдәвес Аслямова белән Мәрзия Хәтимова да тәҗрибәле белгечләр. Бу хатын-кызлар үзләренә тапшырылган эшне җаваплылык тоеп башкаралар, пенсияләрне һәм газета-журналларны үзвакытында адресатка җиткерәләр. Үзара хезмәттәшлектә намуслы хезмәтләре өчен газета редакциясе аларга бүләкләр тапшырды.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев