Мәгълүматлар бирүне "Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон таләп итә.
Апас районы прокуратурасы Тутай авыл җирлеге депутатларының берсе 2016 ел өчен керемнәре, мөлкәте һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирмәвен ачыклаган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
«Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон нигезендә, муниципаль вазифа биләгән затлар, РФ норматив-хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә, үзләренең һәм гаиләләренең керемнәре, милке турында мәгълүматлар бирергә тиеш.
Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, прокуратура авыл җирлеге Советы адресына гариза тапшырды. Аны тикшерү нәтиҗәләре буенча, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә, депутатның вәкаләтләре туктатылачак.
Нет комментариев